Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин Фәхретдин мәңге онытылмас һәм югалмас шундый сүзләр язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Әлеге бөек сүзләр аша без тәрбиячеләрнең көндәлек тормышыбызда нинди урын алып торып, аларның нинди җаваплы эш башкаруларын аңларга тиешбез.
Тәрбияче кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз: ул – шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә... Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый, сабыйларга бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү – һичшиксез, тәрбиячеләрнең акыллы булуыннан тора.
Монысы безнең мегафермабыз, дип таныштырды «Бөрбаш» җәмгыятенең баш зоотехнигы Альберт Габдрахманов яңа торакка кергәндә. Чыннан да мактанып та, горурланып та әйтерлек шул әлеге мегафермалары.
Сабадан карап, өйрәнеп кайтып төзелә башлаган ферма күпмедер вакыт тик тора, аннары төзелеш эшләре яңадан дәвам ителә. Май аеннан биредә 380 баш сыер тәрбияләнә. Алар иртәнге бишенче яртыдан 9ларга кадәр чиратлап савыла. Әлеге эшнең берничә сәгатькә сузылуы савыла торган урыннарының 24 кенә булуына бәйле. Биредә сыерлар көнгә ике тапкыр савылып, алар абзарга чыгып киткәч, бөтен җир юыла. ...
2017 елның 30 нчы гыйнварында “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.
27 гыйнвар көнне мәгариф идарәсе янында эшләуче психологик хезмәт күрсәтү бүлегендә психологик – медик- педагогик комиссия (ПМПК) утырышы узды.
25 нче гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә макулатура җыю буенча игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. 3а,6в,9б сыйныфлары 1 нче урынга лаек булдылар. Иң актив укучы булып Гараева Әминә танылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!
Районыбызда яңа һөнәрләр белән танышу дәвам итә. Чираттагысы Балтач гимназиясендә 7 нче А сыйныфында узды. Укучылар Гүзәлнең әнисе белән очрашып шәфкать туташы һөнәре белән таныштылар.
27 гыйнварга мәгарифтәге яңалыклар. Балтач гимназиясендә "Тәрбия эшләрен камилләштерү" темасына педагогик киңәшмә утырышы булып узды. Тренинг барышында педагоглар стандарт булмаган чаралар уздырганда үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Ильдус кызы тәрбия эшләре формасының классификациясе белән таныштырды.
26-27 нче гыйнвар көннәрендә математикадан һәм сайлап алу фәннәреннән 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар телендә төп дәүләт имтиханнары форматында диагностик имтиханнар уткәрелде. Әлеге имтиханнарда татар мәктәпләреннән 195 укучы математикадан, 104 укучы җәмгыять белеме, физика, тарих, химия, география фәннәреннән белемнәрен сынап карадылар. 30 нчы гыйнвар көнне тагын 136 укучы өчен сайлап алу фәннәреннән имтиханнар оештырылачак. Бу уку елыннан башлап һәр 9нчы сыйныф укучысы аттестат алу өчен 2 сайлап алу фәнненнән имтихан бирергә тиеш. 4 фәннән дә имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта гына укучы аттестатка ия булачак. Татар телендә белем алучы укучыларның имтиханнарны үз ана телләрендә бирүләре хуплана.
27 гыйнвар - Лениград блокадасы өзелгән көн уңаеннан, Бөек Ватан сугышы инвалиды, “Ленинградны азат итү өчен” медаль иясе, Балтач бистәсендә яшәүче Хәмбалов Барый Хәмбал улын Балтач район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин һәм “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева өенә барып котладылар.
Пионерия ничек туган? Шул темага багышлап Салавыч күппрофильле лецеенда кышкы лагерь кысаларында үткән чараны исәпкә алып “Частное пионерское” дигән фильм тамаша кылды. Бик күңелле һәм эчтәлекле фильм күп мәгълүмат тупларга мөмкинчелек бирде. Әлеге фильмны күрсәтуне башка мәктәпләрдә дә оештыруны киңәш итәбез.