21 нче март көнне ел саен бар җирдә Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә.
“Наз” үзәге социаль эшләр белгече Олеся Закирова, социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, “Волонтер” үзәге активисты белән берлектә әлеге синдром белән авыручы мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып кайттылар. Алар балаларга йомшак уенчык, күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Яраткан уенчыклары, якыннары хакында әңгәмә үткәрделәр, әти-әниләре белән берлектә “Наз” үзәгендә урнашкан уен бүлмәсенә (лекотека) шөгыльләнергә чакырдылар.