18 мартта көндезге сәгать 10.00да Өченче чакырылыш Балтач район Советының унөченче утырышы булып узды.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. 


1. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш) чыгыш ясар өчен сүз район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде. 
Шулай ук әлеге теманы яктыртып, "Гранит" җәмгыяте җитәкчесе Раиф Гафиуллин да чыгыш ясады. 
2. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисенең 2016-нчы елда эшчәнлеге турында отчеты белән район Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов таныштырды. 
3. Балтач муниципаль районында авыл халкының эш активлыгын арттыру һәм хуҗалыкларның кече формаларын үстерү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин һәм шушы ук көн тәртибе буенча сүз район Советы депутаты, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Нурлыҗан улы Асхадуллин чыгыш ясады. 
4. 2016нчы елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында Балтач урта гомуми белем мәктәбе директоры, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Гөлчәчәк Фидәил кызы Гыйләҗева чыгышы тыңланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International