Сорт яңартып, мул уңышка омтылалар борнаклылар

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

«Борнак» җәмгыятендә дә язгы кыр эшләренә тулы әзерлек алып барыла. Әлегә 40 тонна аммиак, 198,4 тонна катлаулы ашлама әзерләнгән. Дөрес, бу әле җитәрлек күләмдә түгел, бары 80 % кына.

Шулай да хуҗалык хезмәткәрләре өчен әлеге агротехник чараларның хөкүмәт тарафыннан бирелүе, ягъни минераль ашламага субсидия каралуы да зур әһәмияткә ия.


Симәнәгә килгәндә монда тулы әзерлектә алар. Сортларны яңарту максатыннан, арпаны «Тимерхан»нан «Нур»га, ә борчакны «Таң»нан «Ватан»га алыштырып карарга булганнар.


– Дөрес, болар инде яңа сортлар түгел. Ләкин уңышны арттыру максатыннан эшләнгән әлеге адымыбыз үзен аклар дип ышанабыз. Чөнки орлыкларның төрен яңарту да хуҗалык эшләренең алга баруында зур мөмкинчелекләр бирә, – ди җәмгыятьнең баш агрономы Ранил Әхмадуллин.


Узган җәй коры килүгә карамастан, «Борнак»та нәкъ бер ай бер тамчы яңгыр да төшмәгән, уңышны артык киметмәгән. Ләкин яңгырлар булса, тагын да мулрак уңышка ирешер идек, дип ышанып әйтә Ранил. Әле шулай да башка хуҗалыкларга ашлык сатып, җәмгыять казнасына өстәмә акча кертә алар. Мәсәлән, без «Борнак»ка килгән көнне дә биредән «Смәел» «КамАЗ»лары ашлык ташый иде.


Ындыр табагында булган үзгәрешләр турында да сөйләп китте баш агроном. Әлеге хезмәтендә ул өч ел гына эшләсә дә, яңа техникалар эшнең сыйфатын үзгәртеп, уңышның мул булуында зур роль уйнавын яхшы аңлый һәм шул юнәлештә эзлекле эшләр дә башкарыла биредә. Соңгы еллардагы эшләгән эшләренә тукталып китсәк, ашлык төяү өчен яңа машина алынган, Польский киптергеченә капиталь ремонт ясалган, яңа фураж лапасы салынган, икенче фураж лапасының түбәсе калайдан ябылган, ә быел амбарга яңа агулау машинасы алыначак икән.


Язгы чәчүдә уңышлы эшләп, киләсе уракны мулдан җыеп алу өчен машина-трактор паркында да яңарышлар булган. Алары хакында газетабызның киләсе саныннан тулырак укып белә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International