Барлык илләрдә 21 нче март Даун синдромлы кешеләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Балтач районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Кемнәр алар кояш кешеләре?” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды. Бу чараның максаты -Даун синдромы булган кешеләргә ярдәм итү иде. Әңгәмә башында психолог Сидорова Елена “кояшлы кешеләр”нең үсеш үзенчәлекләре, аларда килеп чыккан мәшәкәтләрне чишү юлларын аңлатып китте.
Чара ахырында катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, биредә алган фикерләрен туганнары, танышлары белән дә уртаклашырга уйладылар