5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасында "ачык ишекләр" көне үтте

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләре еш кына тәрбиячеләргә: “Минем улым (кызым) эшчәнлекләрдә ничек катнаша? Сораган вакытта җавап бирәме?” кебек сораулар бирә. Кызыксынулары урынлы да. Чөнки баланың үсешен күзәтү алар өчен әйтеп бетергез бәхет һәм шатлык. 
Ел саен бистәнең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре ачык ишекләр көнен көтеп алалар. Чөнки бу көнне алар якыннан белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныша алалар. Узып баручы уку елында традицион чара 16-17 март көннәрендә уздырылды. Бу көнне әти-әниләр өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән танышып, баласының үз-үзен тотышын, сәләтен, мөмкинлеген, үсеш дәрәҗәсен күзәтә алды. Кайбер әти-әниләрнең бакчага парлашып та килүләре ачык чараның мөһим һәм кирәк булуын да ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International