Ор авыл клубының "ООРS" бию төркеме кызлары Малмыж шәһәрендә узган 6 нчы төбәкара "Нократ моңнары" фестивалендә катнашып, 3 урынны алдылар. Авыл клубы өчен 47 чыгыш арасыннан 3 урынны алу бик зур уңыш ул. Аларның бу фестивальдә һәр ел саен катнашып,призлы урыннар яулап киләләр. Мәсәлән, былтыр да сынатмадылар - бию һәм җыр номинацияләрендә өченче урынны алганнар иде.
Авыл клубының уңышлары өчен биюче кызларга һәм аларның җтәкчеләре Фәнзия Зиннуровнага "Афәрин!" диюдән башка сүз юк!
Шулай ук балалар күңелендә кече яшьтән үк үзешчән сәнгатькә, җыр-моңга, биюгә карата мәхәббәт тәрбияләгәннәре, теләктәшлек белдереп, ярдәмләшеп торганнары өчен әти-әниләргә дә рәхмәт белдерәсе килә.
Коллективка киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.