ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

 

Яңа ел ялларында Үзәк китапханәнең эш сәгатьләре 


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында “Ватан Геройлары”  Идел буе федераль округының  иҗтимагый проектын  тормышка ашыру буенча  юл картасы  төзү  бурычы куелды. Дәүләтебез хакимияте  ярдәм күрсәтү йөзеннән, “Ватанны  саклаганда һәлак булучыларның  исемнәрен  мәңгеләштерү”  дип исемләнгәнгән Федераль Закон нигезендә, вафат яки һәлак булган  Ватан геройларының гаиләләре һәм гаилә әгъзалары белән очрашулар үткәрергә,   исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән теләктәшлек белдерергә кирәклеге хакында басым ясады. Бу уңайдан, район башлыгы Рамил Нотфуллин  Ватан Геройларын искә алу уңаеннан,  25 декабрь көнне  районыбызның Иске Көшкәт  авылында туып үсеп,  батырларча һәлак булган  очучы, “Россия Герое”  Олег Николай улы Исаевның әти-әнисе белән очрашты.

ЕСИА системасы – яңа электрон хезмәт райондашларыбыз арасында соңгы айларда аеруча да киң кулланылыш тапты. Теркәлү узучылар системаның уңайлы булуын тиз арада танып өлгерделәр. Районда иң беренчеләрдән булып теркәлүне бердәм рәвештә район Советы, башкарма комитеты, муниципаль һәм дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре һәм бюджет коллективлары башлап җибәрде. Алга таба район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм предприятиеләре, “МДСУ-1” юллар идарәсе, “Агрохимсервис”, “Балтач газы” оешмалары хезмәткәрләре дә кушылды. Чиратта ваграк оешмаларны һәм шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльнәчүләрне дә җәлеп итү тора. Районда халыкны  ел башыннан ЕСИА системасына мөмкин кадәр күбрәк теркәү бурычы куелган. 


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

27 декабрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Күңелләрдә дәрт уятып, Яңа ел килә ” дип исемләнгән яңа ел тамашасы булды. Китап укучыларыбыз җыр-шигырь, котлауларга үрелеп барган театральләштерелгән чарада уеннар уйнадылар,  лотереядә бәхетләрен сынадылар.  Кичә күңелле һәм искә алырлык вакыйгаларга бик бай булды.


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

“Сабантуй” ял һәм спорт паркында яктыртылган чаңгы трассасы булдырылды, “Чана-тау” да үз сезонын ачып җибәрде. Шулай ук паркта булдырылган автокинотеатрда нәфис фильмнар карау да оештырыла. Кыскасы, Балтачыбызның “Сабантуй” паркы елның теләсә нинди вакытында райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар өчен менә дигән ял итү урыны буларак хезмәт итә.

2,3,4,5 гыйнвар көннәрендә үзәк чыршы янында бәйрәм чаралары дәвам итә. Биредә әлеге көннәрдә кичке 6.00дан башлап район мәдәният, мәгариф, социаль яклау, яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм чаралары, күңелле уеннар һәм конкурс-бәйгеләр, спорт ярышлары үткәреләчәк. Билгеле инде, җиңүчеләрне Кыш бабай белән Кар кызының бүләкләре көтә. 

"Балтач" үзәк ял паркындагы чыршы янында һәрбарчагызны көтеп калабыз. Килегез, күңелле булачак!!!

Бәйдәге этләрегезне ычкындырмагыз – аталар! Кышкы чорда урамда хуҗасыз, бәйсез этләр йөрү бермә-бер арта. Ул җәяүлеләргә, бигрәк тә бала-чагаларга куркыныч тудыра. Шушы көннәрдә махсус рейдлар үткәреләчәк һәм иясез этләрне ату оештырылачак. Шуның өчен райондашлар, дүртаяклы сакчыгызны мәңгелеккә югалтырга теләмәсәгез, бәйдән ычкындырмагыз. Бу хакта таныш-белешләрегезгә дә хәбәр итүегез сорала.

23 һәм 24 декабрь көннәрендә "Балтач" универасаль спорткомплексында  район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары барды. Елның иң мәртәбәле  бәйгесендә 22 команда катнашты, келәмнәрдә  346 көрәшче бил алышты. 

Командалар арасында беренче урынны Яӊгул егетләре яулады, икенче урында бистәнеӊ «Балтач» командасы, өченчедә исә арборлылар булды. Һәр җиӊүче командага район башлыгы...


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының коррупциягә һәм террорга каршы 
катнаш комиссия утырышы булды. Комиссия утырышында комиссия әгъзаләры, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле Илнар Гомәрович Хөснетдинов, Балтач һәм Кукмара районара яңгын күзәтчелеге бүлеге урынбасары Нурфат Габдрахманов Яппаров, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, барлык бүлек башлыклары, җирле үзидарә башлыклары, Балтач район авыл хуҗалыгы идарәсе, авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчеләре, «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасы журналистлары катнашты. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International