Кышкы ялларда "Сабантуй" паркы сезне көтә

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Мәктәпләрдә кышкы каникуллар  25 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ял чорында укучылар мәктәп каршында эшләп килүче кышкы лагерьларда, республикада урнашкан төрле дәвалау-тернәкләндерү комплексларында сәламәтлекләрен ныгыта ала. Бу чорда балаларның яллары күңелле һәм файдалы да үтсен өчен саф һавада күбрәк булырга, гаилә белән табигатькә чыгып күмәкләп чаңгы-чана шууларны оештырырга мөмкин. 

Моның өчен бар мөмкинлек тә бар. Балтачка якын авылларда яшәүчеләр өчен бу мөмкинлекләр тагын да зуррак, чөнки “Сабантуй” ял һәм спорт паркында яктыртылган чаңгы трассасы булдырылды, “Чана-тау” да үз сезонын ачып җибәрде. Шулай ук паркта булдырылган автокинотеатрда нәфис фильмнар карау да оештырыла. Кыскасы, Балтачыбызның “Сабантуй” паркы елның теләсә нинди вакытында райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар өчен менә дигән ял итү урыны буларак хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International