Районның коррупциягә һәм террорга каршы  катнаш комиссия утырышында мөһим мәсьәләләр күтәрелде

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының коррупциягә һәм террорга каршы 
катнаш комиссия утырышы булды. 
Комиссия утырышында комиссия әгъзаләры, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле Илнар Гомәрович Хөснетдинов, Балтач һәм Кукмара районара яңгын күзәтчелеге бүлеге урынбасары Нурфат Габдрахманов Яппаров, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, барлык бүлек башлыклары, җирле үзидарә башлыклары, Балтач район авыл хуҗалыгы идарәсе, авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчеләре, «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасы журналистлары катнашты. 

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: 

Балтач муниципаль районында хокук саклау органнарының коррупцион хокук бозулар буенча 2017 елда алып барылган тикшерү эшчәнлекләре турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгыш ясады. 
Вазыйфаи затлар тарафыннан бүләкләр алу тыелуы турында Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгышы тыңланды. 

“Әйе, тиздән Яңа ел җитә бүләкләр бирүне һәм алуны тыю турында Президент Аппаратыннан килгән искәртү хатларны да җитәкчеләр, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре истән чыгармыйк. Әлеге хатлар Россия Федерациясе Гражданнар кодексында коррупциягә каршы көрәш максатыннан «Бүләк бирүне һәм алуны тыю турында» искәртелгән маддә барлыгын хәтергә төшерсә, хокук саклау органнары максатчан тикшерергә дә мөмкиннәр. Законнарны бозмыйк. Бу очракта алучы да, бирүче дә гаепле икәнен онытмыйк”, дип искәртте район башлыгы Рамил Нотфуллин. 

Яңа ел вакытында һәм Раштуа бәйрәмнәрендә, үсмерләр, яшьләр арасында, белем бирү учреждениеләрендә, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук ачык мәйданчыкларда уздырырга планлаштырылган чаралар турында район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов таныштырды. 

Яңа ел бәйрәмнәре ялларында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү буенча куркынычсызлык чаралары турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усмановка кабат сүз бирелде. Шушы ук тема хакында Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлеге урынбасары Нурфат Яппароның да чыгышы тыңланды. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин утырыш азагында түбәндәге карарларны һәм бурычларны билгеләде: 

1. Агымдагы елның 29нчы декаберенән 18.00 сәгатьтән алып 2018 елның 9-нчы гыйнварының иртәнге сәгать 9.00га кадәр җаваплы җитәкче хезмәткәрләр белән кизү тору графигы булдырырга һәм контрольдә тотарга. Шулай ук дежурлар һәрбер авыл җирлегендә, оешмаларда, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә булырга тиеш. Дежурлар белән җитәкчеләр тарафыннан инструктажлар үткәрергә, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар турындагы белешмәләрне (памяткаларны) телефон номерларын тагын бер кат яңартырга. 
2. Оешмаларга, шул исәптән район башкарма комитетына пропуск режимына игътибарны арттырырга, төнге каравылчыларга уяулыкны ныгытырга. Район җирлегендә эшләүче барлык оеша җитәкчеләренә вахтерлар һәм каравылчылар белән аерым инструктажлар үткәрергә. 
3.Бәйрәм каникуллары чорында җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча эшне, аеруча районның зур торак пунктларында көчәйтергә. Идарә оешмаларына торак йортларның подъездлары, чардаклар һәм подвал биналарының ишекләрен тикшереп ябык, бикле булуын тәэмин итәргә. Күп катлы торак пунктларында подъездларга, водокачкаларга керү юлларын һәрдаим кардан чистартуны оештырырга. 
3. Халык күпләп җыела торган исемлеккә кертелгән объект җитәкчеләренә, электр челтәре, райгаз, сөт комбинаты, Балтач, Чепья коммуналь идарәсе җитәкчеләренә кабаттан террорчылыкка каршы тору чараларын ныгытырга, янгынга каршы автоматик сигнализация, тревога кнопкаларының төзеклеген тикшерергә. 
4. Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләп килүче комиссиягә Балтач шәһәр җирлегендә, Балтач-Казан маршруты буенча пассажирлар йөртә торган автобус вәкилләре белән инструктажлар үткәрергә. Автобус салоннарында террористик актларын кылу куркынычлыгы булган очракта халыкның иминлеген тәэмин итү буенча беренчел эшләнергә тиешле чаралар турындагы һәм полиция, ашыгыч ярдәм оешмаларының телефон номерлары күрсәтелгән белешмәлекне (памятка) булдырырга. 
5.Халык уяулыгын югалтмаска тиеш, танып белмәгән, шикле кешеләр турында вакытында эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителергә тиешлеген искәртеп район матбугат битләрендә, “Кайтаваз” радиосы аша мәгълүмат җиткерергә. 
6.Үзәк чыршы бәйрәме уздырыласы паркта Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамировичка террор куркынычсызлыгына карата булган барлык чараларны да эшләргә, автотранспортлар керү мөмкинлеген бетерергә, саклану корылмасы куярга. 

Хөрмәтле райондашлар, утрышта әйтелгән фикерләрне истән чыгармасак иде. Бигрәк тә бүләкләр бирүне һәм алуны тыю турында искәрткән "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль законның барыбызга да кагылышлы икәнен онытмыйк. 
Шулай ук, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрендә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең барыбызның бурычы. Район халкына Яңа ел бәйрәмнәрен тыныч, күңелле итеп үткәрергә язсын.

Фоторепортаж  https://vk.com/album-122979932_249975178

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International