3 август көнне районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте вәкилләре Изге Болгар шәһәренә экскурсиягә барып кайтты
Мәгълүм булганча, 2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Әлеге дөньякүләм әһәмиятле зур вакыйга кысаларында, иртәгә - 5 август көнне Балтачыбызга Россиянең төрле регионнарыннан һәм чит төбәкләрдән 3 зур автобус белән 130лап делегат килү көтелә.
2 август көне Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының VI съезды үз эшен башлады.
2 август көнне Балтач узәк китапханәсе хезмәткәрләре «Балтач” ял паркында ял итүчеләргә “Халкыбызның янар йолдызлары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Театр, балет, музыка, рәсем сәнгате өлкәсендәге танылган шәхесләребез турында китаплар, җыентыклар күргәзмә белән танышучыларның күңеленә хуш килде.
Түнтәр авылында яшәүче Гыйлембану Зыятдин кызы Зыатдиновага 2 август көнне 90 яшь тулды.
Район буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә.
2нче август – һава десанты гаскәрләре көне.
1 август көнне “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова районыбызның азкеремле һәм инвалид-бала тәрбияләүче гаиләләрдә булып аларга азык-төлек пакетлары таратты.
Чапшар авылында 30 июль көнне балалар Сабан туе үтте.
Норма авыл җирлегенә караган Пүскән авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына урам юллары төзекләндерелә башлады.