"Балтач агрохимсервис" оешмасы базасында үсемлекчелек буенча укулар оештырылды. Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты һәм алып барды. Әлеге укуларга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм агрономнары чакырулы иде. Агрономнар мондый укуларның системалы рәвештә үткәрелеп торуын хупладылар, яңа төр минераль ашламалар турында, расланган ысуллар хакында кирәкле мәгълүмат тупладылар. Бу белгечләргә тәҗрибә уртаклашу һәм белемнәрен арттыру өчен кирәк.