20 декабрь көнне район Советының утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советының унсигезенче утырышы узды. Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. Утырышның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Беренче көн тәртибендә “Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына бюджеты турында (икенче укылыш)” сүз район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде.
Икенче көн тәртибе буенча сүз Балтач муниципаль районы территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибен тәэмин итү чараларын тормышка ашыру барышы турында булды. Бу тема белән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Котдүс улы Усманов чыгыш ясады.
Өченче, дәртенче, бишенче һәм алтынчы көн тәртипләре буенча сүз район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Зифа Радик кызы Зариповага бирелде. Ул “Балтач муниципаль районының 2018-нче елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планын раслау турында”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлеген раслау турында”, “Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибен билгеләүче Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында”, һәм “Шәхси милектә булган җир кишәрлекләренең мәйданы арткан очракта түләү күләмен билгеләүче Нигезләмәне раслау турында” чыгышлар ясады.
Җиденче көн тәртибе буенча “Район башкарма комитеты структурасын һәм хезмәткәрләренең гомуми санын раслаган Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында” район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зилирә Илгизәр кызы Сәгьдиевага сүз бирелде.
Сигезенче көн тәртибендә “Балтач район Советының 2018-нче елга эш планын раслау турында” Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Хөрмәтулла кызы Мөхәмәтҗанова чыгышы тыңланды.
Утырышта карарлар кабул ителде һәм депутатлар тарафыннан расланды. Аларны тормышка ашыруда җаваплы җитәкчеләр һәм белгеләр билгеләнде.