ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

11 нче декабрь көнне Алан авылы китапханәсендә Ватан геройлары көне уңаеннан "Ватан барыннан да кадерле" исемле әңгәмә булды. Әңгәмәгә армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылдашыбыз Насибуллин Рәдис катнашты. Ул укучыларга армия хезмәте турында кызыклы итеп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә-очрашу "Зур сугышның кечкенә геройлары" исемле презентация белән дәвам итте. Чара укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. 


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 11 декабрендә, “Наз” үзәге социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр,  Балтач муниципаль  районының Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы” музеенда экскурсиядә булдылар. Өлкәннәребез музейда каhарман язучы Муса Җәлил турында экспонатлар, сугыш чорындагы язмалары, себер тракты тарихы буенча тупланган материаллар белән таныштылар. 

2017 нче елның 11 декабрендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Вәлиева Гүзәлия Рафис кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Смәел авыл китапханәсе  Ватан Геройлары көне уңаеннан 5-6 сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында балалар әлеге истәлекле көннең тарихы ,Советлар Союзы Геройлары,Россия Федерациясе Геройлары белән таныштылар .Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдиновның тормыш юлы турында мәгълүмат алдылар.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

    Балтач җирлегендә яшәүче Нәбиева Гөлҗиһан Хәсән кызына 11 декабрь көнне 95 яшь тулды. 

Агымдагы елның 9 нчы декабрендә Татарстан Республикасы буйлап барган Халыкара мөмкинлекләре чикле кешеләр көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Чиксез талант” исеме астында кургәзмә оештырылды. 


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Геройлар көне уңаеннан Иске Көшкәт авылында яшәүче Россия Герое Исаев Олегның әти-әнисе Николай һәм Вера Исаевлар Мордовия Республикасы Саранск шәһәрендә тантаналы чарада катнашалар.

 

   Сәрдегән авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Гөлирә Нигәматулла кызына 8 декабрь көнне 90 яшь тулды. 

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә районыбызның оешма-учреждение җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре катнашында "Яңа елга әзерлек" темасы буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә шушы көннәрдән үк Яңа елга әзерлекне башлау, биналарның төзеклеген һәм матурлыгын тәэмин итү, сыйфатлы итеп бизәү мәсьәләләре күтәрелде.

 

6 декабрь көнне районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова 9 декабрь – "Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне" уңаеннан, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гатауллина белән берлектә Смәел мәктәбендә булып, класс сәгатьләрендә катнашты. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе буенча район күләмендә алып барыла торган эшчәнлек белән таныштырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International