Агымдагы елның 11 декабрендә, “Наз” үзәге социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр, Балтач муниципаль районының Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы” музеенда экскурсиядә булдылар. Өлкәннәребез музейда каhарман язучы Муса Җәлил турында экспонатлар, сугыш чорындагы язмалары, себер тракты тарихы буенча тупланган материаллар белән таныштылар. Музейдагы Карадуган мәктәбе турында тупланган зал тернәкләүчеләргә бик ошады. Бу чаралар аларга күп төрле яңалыклар тупларга, булганнарын яңартырга мөмкинлек бирә.