Чиксез талант

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 9 нчы декабрендә Татарстан Республикасы буйлап барган Халыкара мөмкинлекләре чикле кешеләр көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Чиксез талант” исеме астында кургәзмә оештырылды. Кургәзмәдә йөрәк җылысын кушып  чигелгән, бәйләнгән, декупаж, сувенир,  сәнгать техникасын кулланып ясалган рәсемнәр, бисер белән үрелгән чәчәк бәйләмнәре урнаштырылды. Барлык лаеклы ялдагы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр кул эшләрен хезмәт терапиясендә башкардылар. Алар язмыш сынауларына бирешмичә, үзләрендә булган сәләтләрен әлеге чаралар ярдәмендә үстерәләр. Киләчәктә дә тормышта  үз эшләрен башкаларга үрнәк итеп  тәкъдим итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International