ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2017 ел
сишәмбе
23 июль көнне  Сосна мәдәният йортында  " Дәртле йөрәк" дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Чәй табыны артындагы бу очрашу моңлы җырлар белән урелеп барды. Ә фойеда алар өчен "Картлыгымның яшьлеге...." исемле күргәзмә дә оештырылды.
22 июль көнне Кили авылында мәдәният йорты hәм китапханә хезмәткәрләре, иганәчелэр көче белән авылның кичке бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә җыелган халык милли уеннар һәм спорт ярышларында көч сынашты. Бәйрәм җыр-бию белән урелеп барды.

Район ЮХИДИ бүлеге 7 август көнне “Автоледи-2017” район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә  паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары белән мөрәҗәгать итәргә һәм заявка калдырырга кирәк.

ТР Балтач  МР ГХАТ бүлегендә  тантаналы  рәвештә  йөзенче парның  никахы рәсмиләште.

Норма авыл жирлеге башкарма комитеты карары нигезендә, Норма, Кариле, Чапшар, Кили, Пүскән, Нормабаш авыллары халкын жыеп, Норма авыл жирлегенең генераль планы проектын карау буенча гамәви тыңлаулар оештырылачак.

Соңгы елларда район башлыгы җитәкчелегендә игеннәрне җыеп алуга керешкәнче, районда хуҗалык  басу-кырларын карап, бәя бирү гадәткә керде.


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев район мәгариф идарәсе җитәкчелегендә Балтач гимназиясе һәм мәктәп коллективлары әзерләгән күргәзмә белән танышты. 

23 июль көнне Бөрбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар  Сабан туе узды


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тагын бер атнадан  районда  “Комбайннар  парады – 2017”  старт алачак.

Алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 16 процент. Терлекчелектән килгән акча кереме арта бара, бу яртыеллыкта ул 1 миллиард 77 миллион сум тәшкил иткән. Шуныӊ 72 проценты, ягъни 778 миллионы сөт сатудан, ә 85 миллионы ит сатудан кергән акча. Бу коры саннарда район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренеӊ тырыш хезмәте чагыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International