Шушы көннәрдә Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" на йомгак ясау уңаеннан, "Будет чисто - Чиста булыр" экологик хәрәкәтенә йомгак ясады.
Әлеге чарада Балтачның республика һәм район күләмендә узган чараларда актив катнашкан балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче учреждение коллективлары, призлы урыннар яулаган сәләтле укучылары да катнашып кайтты.
Алар күргәзмәләр белән таныштылар, экология темасына кагылышлы бай мәгълүмат тупладылар, тантаналы чарада катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Әлеге чарага баруны оештыруда юл чыгымнарын үз өстенә алып, иганәчелек ярдәме күрсәткән "Kiss" гүзәллек салоны җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.