Түгәрәк өстәл артында очрашу.

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 4 нче декабрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмадиева,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы  әйдәп баручы хезмәткәре Гөлназ Шакирова, пенсия фондының әйдәп баручы хезмәткәре  Гадения Муллагалиева, мәшгульлек үзәге әйдәп баручы белгече Фәрит Гәрәев белән очрашу булып узды.

 Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре социаль өлкәдәге яңалыклар, санатор-курорт юлламаларының тәртибе белән таныштырдылар.

Пенсия фонды хезмәткәре киләсе елга социаль түләүләр һәм пенсия  буенча яңалыкларны аңлатып китте.

Фәрит Хафиз улы мөмкинлеге чикле кешеләргә ИПР һәм ИПРА программаларын тормышка ашыру максатыннан яңа туган мөмкинлекләрне санады. Шулай ук Гөлназ Фәрит кызы кулланучылар хокукларын саклау буенча законнар белән таныштырды, авыл халкын борчыган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирде. Шулай ук урлашучылар эше турында һәм Халык контроле турында мәглүмәт җиткерде.

Очрашу азагында тернәкләнүчеләргә мәглүмат туплаганган буклетлар, “Наз хәбәрләре” газетасы таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International