2017нче елның 9нчы декабрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә Геройлар көнен билгеләп үтәләр. Бу чарага Иске Көшкәт авылыннан геройларча һәлак булган Исаев Олег Николаевичның әти-әнисе Вера Петровна белән Николай Степанович Исаевлар да чакырулы.
Исаевлар бүген иртәнге сәгатьләрдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина озатуында ерак сәфәргә кузгалдылар.