Балтачта Яңа елга әзерлек эшләре башланды

2017 елның 8 декабре, җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә районыбызның оешма-учреждение җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре катнашында "Яңа елга әзерлек" темасы буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә шушы көннәрдән үк Яңа елга әзерлекне башлау, биналарның төзеклеген һәм матурлыгын тәэмин итү, сыйфатлы итеп бизәү мәсьәләләре күтәрелде.

Инде беренчеләрдән булып, район Советы һәм башкарма комитеты урнашкан бинаның ишек төбен бизәлгән чыршылар урнаштырылды. шулай ук районда балалар бакчалары һәм мәктәп территорияләре дә бәйрәм  төсмере алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International