2017 нче елның 11 декабрендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Вәлиева Гүзәлия Рафис кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды. Садиков Рамил Шамил улының моңлы җырлары өлкәннәребезнең күңелен бик тиз яулады. Татар, мари халкының биюләре тернәкләнүчеләрне дәртләндереп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып җырлап та алдылар.
“Наз” да тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле һәм лаеклы ялдагы өлкәннәр Норма мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.