Балаларга бушлай юлламалар бирелә

2017 елның 15 декабре, җомга
Балалар кышкы каникулда ял итсен  һәм сәламәтлеген ныгытсын дисәгез, Кыш бабайдан бүләк – 10  юллама! Яңа елның беренче аенда  3- 23 гыйнвар көннәрендә  күп балалы, район  социаль яклау бүлеге аша бала өчен пособие алучы аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлеге чикле  ярдәмгә мохтаҗ балаларга Чистай шәһәренең “Раздолье” дәвалану-сәламәтләндерү комплексына  бушлай10 юллама бирелде. Искәрмә: 7 яшьтән алып, 15 яшькә кадәрге балалар гына керә.

Балалар 20 көн дәвамында актив ял итә һәм дәвалану процедуралары кабул иттеләр. Анда төрле бәйрәм чаралары, конкурс-бәйгеләр дәоештырыла. Саф һавда уйнау, бассейнда йөзү мөмкинлеге дә бар.
Балаларны лагерьга озату һәм аларны кире кайтаруның бернинди кыенлыгы да юк, алар артыннан махсус автобус килә. Курслар тәмамлаганнан соң, шул ук автобус аларны кире Балтачка  алып кайта.

 Балаларны ял итәргә һәм дәвалануга озату өчен районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефон 2-57-75. Авыл җирлекләреннән дә заявкалар кабул ителә.

https://www.razdolye.com/--cfs4 - Лечебно – оздоровительный комплекс «Раздолье»

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International