Норма һәм Нөнәгәр авыл җирлеге башлыклары Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан машина ачкычлары алды 

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген – 21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль авыл җирлекләре башлыкларына һәм учреждение җитәкчеләренә автомобильләр тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. 

Президент кулыннан республика районнары вәкилләре 93 "Шевроле Нива" машинасы ачкычы кабул итеп алды. Казанга – 4, ә Яр Чаллыга – 3 "Форд Транзит" автобусы бирелде. 

Шул исәптән безнең районыбыз җитәкчеләре дә бар иде. Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин белән Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан машина ачкычлары алу бәхетенә ирештеләр. 

Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы съезды узуын билгеләп узды. “Барыгызны да шушы тантана белән котлыйм. Съезд алдыннан машиналар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Җиде ел дәвамында җирле үзидарәләргә 1770 автомобиль тапшырганбыз. Минемчә, хакимиятнең нигезе – муниципалитетлар. Сез халык хакимият эшенә бәя бирә торган урыннарда эшлисез. Бу вазифаларны һәм үз эшегезне сезгә югары сыйфатта үткәрергә кирәк. Республикада соңгы елларда күп кенә программалар гамәлгә кертелде. Аларның саны 37 иде, киләсе елга 38гә җиткереләчәк. Без һәрбер муниципалитетта социаль-мәдәни, инфраструктур обектларда ниндидер вакыйгалар узуын телибез. Муниципалитет җитәкчесе роле һәм дәрәҗәсе, аның оперативлыгы матди-техник база белән бәйле. Бу авыл җирлекләре биналарын төзекләндерү, без бирә торган транспорт. Сезнең хакимиятнең нигезе булуыгызны таныйбыз. Биргән машиналарның игелеген күрергә насыйп булсын”, – дип Президент якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, уңышлар теләде. Нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. ​

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International