27 декабрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Күңелләрдә дәрт уятып, Яңа ел килә ” дип исемләнгән яңа ел тамашасы булды. Китап укучыларыбыз җыр-шигырь, котлауларга үрелеп барган театральләштерелгән чарада уеннар уйнадылар, лотереядә бәхетләрен сынадылар. Кичә күңелле һәм искә алырлык вакыйгаларга бик бай булды.