Быелгы бәйгедә җиңүчеләр арасында Балтач районыннан алты кеше бар. Алар – “Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы белгач” номинациясендә Балтачу авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Алсу Хаҗиева, “Иң яхшы инженер” номинациясендә “Кызыл юл» җәмгыятенең баш инженеры Ренат Нәбиев, “Иң яхшы зоотехник” номинациясендә “Маяк” җәмгыятенең баш зоотехнигы Таһир Әхмәтов, “Иң яхшы агроном” номинациясендә “Кызыл юл» җәмгыятенең баш агрономы Рәис Сафиуллин, “Иң яхшы мал табибы” номинациясендә “Татарстан” хуҗалыгы мал табибы Гөлназ Камилова, “Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” номинациясендә “Сосна” җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы инженеры Фәрит Галиповлар.
Бәйгедә җиңүчеләрне котлыйбыз! Алдагы хезмәт эшчәнлекләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар телибез.
Чыганак: http://baltaci.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/baltach-rayony-agrosngat-kompleksy-khezmtkrlre-avyl-khualygy-ministrlygy-grantyna-iya-buldylar-foto
Автор:Гөлзидә Газизуллина