Балтач җирлегендә яшәүче Хәлилова Бибинур Сәйфетдин кызына 14 август көнне 90 яшь тулды.
10 августтан Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында Татарстан Республикасы көненә багышланган китап укучыларыбызның кул эшләреннән торган “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Фәния Хаҗиева, Әхмәтова Гөлшат, Халикова Таңсылу, Сафина Ленура, Шәрәфетдинова Гөлшат, Газыймова Фәридәләрнең иҗади эшләрен китап укучыларыбыз сокланып карадылар.
Бүген - 11 август көнне җомга намазыннан соң бистә халкы көндезге сәгать 14.00дә бистәбезнең “Балтач нуры” мәчетенә ай кую тантанасының шаһите булу бәхетенә ирештеләр. "Балтач нуры" мәчетендә бер ел элек төзелеш эшләре башланган иде. Ә инде бүген тантаналы рәвештә манарасына ай куелды.
Бүген - 11 август көнне Түнтәр мәдәният йорты Урта Көшкәт авыл клубы үзешчәннәре "Дуслык" җәмгыяте кырларында игенчеләр хөрмәтенә концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Бүген 11 август көнне Балтач район Советының Өченче чакырылыш уналтынчы утырышы булды.
Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
10 август көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе уздырдылар.
9 август көнне механизаторларның төшке ял вакытында Нөнәгәр мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Комзавод клубы хезмәткәрләре белән берлектә кырларга чыгып концерт куйдылар.
Салавыч авыл җирлегенең Салавыч мәдәният йорты һәм Биктәш, Салавыч Сәрдегәне клубы мәдәният хезмәткәрләре "Татарстан" хуҗалыгы кырларында игенчеләргә концерт тәкъдим иттеләр.
9 август көнне прокуратурада кайбер авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеге хакында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.
9 август көнне Балтач узәк китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Якташ язучылар иҗаты” күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Райондаш язучыларыбызның иҗаты белән ял итүчеләр бик теләп таныштылар.