Хуш киләсең, Яңа ел!

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

5 январь көнне Чутай мәдәният йортында балалар яңа елы үткәрелде. 2 сәгать дәвамында барган бу театральләштерелгән тамаша искиткеч күңелле булды .Бәйрәмгә балалар, әти-әниләр, әбиләр һәм бәбиләр җыйналган иде . Һәркемнең әзерләгән чыгышы бар. Бар да Кыш бабай тирәсендә кайный,чыгыш ясарга чират көтә. Йөри алмаганнар әнисе алдында утырып сөйли. Костюмнарның күп булуы, Кыш бабай белән Кар кызының алып барулары, Убырлы карчыкның кәмитләре ямь өстенә ямь булды.Бәйрәмгә килгән беркем дә бүләксез калмады. Өлкәннәребез дә мондый бәйрәмне күптән күргән юк иде дип олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International