Рөстәм Миңнеханов: Русия Президентын сайлау – 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның  18 мартында  Россия Президентын сайлаулар  булачак. Рөстәм Миңнеханов: "Русия Президентын сайлау – 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы",  дип бәяләде. Ул Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады.

Бүгенге гади булмаган шартларда без барыбыз да берләшергә һәм илнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә тиешбез, дип белдерде ТР Президенты.

Без гади булмаган шартларда яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Россиянең көчле булмавын теләүчеләр дә бар. Барысы да безнең илнең күндәм булуын телиләр.

“Мондый гади булмаган вәзгыятьтә без барыбыз да берләшергә тиешбез. Россия милләтенең берләшүен күрсәтергә. Һәм илебезнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2018 елның сәяси төп вакыйгасы булып - Россия Президенты сайлау тора. Илебезнең  хәзерге Президенты Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде.

“Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен”, - диде ул.

Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен 1999 елның августыннан җитәкләде - 1999 елның 31 декабрендә Борис Ельцин отставкага киткәч, президент вазифасын башкаручы булды. 2000-2004 һәм 2004-2008 елларда дәүләт башлыгы иде, аннары яңадан Премьер-министр булды. 2012 елда Президент сайлауларында өченче тапкыр җиңде.

РФ Конституциясе буенча бер үк зат Президент вазифасын ике срок рәттән дә артык били алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International