Район башлыгы Рамил Нотфуллинда кунакта геройның әти-әнисе - Николай Степанович һәм Вера Петровна  Исаевлар

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында “Ватан Геройлары”  Идел буе федераль округының  иҗтимагый проектын  тормышка ашыру буенча  юл картасы  төзү  бурычы куелды. Дәүләтебез хакимияте  ярдәм күрсәтү йөзеннән, “Ватанны  саклаганда һәлак булучыларның  исемнәрен  мәңгеләштерү”  дип исемләнгәнгән Федераль Закон нигезендә, вафат яки һәлак булган  Ватан геройларының гаиләләре һәм гаилә әгъзалары белән очрашулар үткәрергә,   исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән теләктәшлек белдерергә кирәклеге хакында басым ясады. Бу уңайдан, район башлыгы Рамил Нотфуллин  Ватан Геройларын искә алу уңаеннан,  25 декабрь көнне  районыбызның Иске Көшкәт  авылында туып үсеп,  батырларча һәлак булган  очучы, “Россия Герое”  Олег Николай улы Исаевның әти-әнисе белән очрашты.

Рамил Нотфуллин  җылы атмосферада,  чәй табыны артында  аралашты, Исавларның  тормышлары белән кызыксынды, “Геройлар көне” уңаеннан Мордовия Республикасы Саранск шәһәрендә  тантаналы чарада катнашулары хакында сорашты, мөхтәрәм ветераннарның  тэсирләре белән уртаклашты.

Геройның әтисе Николай Степанович һәм әнисе Вера Петровна район башлыгына  уллары – Олег Исаевның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Иске Көшкәт мәктәбенең  аның исемен йөртүе  өчен  рәхмәтле булуларын белдерделәр. Шулай ук үз тәкъдимнәрен дә белдерделәр. Алар авылларында быел Татартстан Президенты программасы нигезендә сафка баскан яңа клуб бинасы ишек алдында Олег Исаевның бюстын ясатып куйдыртырга теләүләрен белдерделәр. Рамил Рашитович Нотфуллин бу мөрәҗәгатьне эш планына алып, киләчәктә хәл итәргә ышандырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International