23 һәм 24 декабрь көннәрендә "Балтач" универасаль спорткомплексында район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары барды. Елның иң мәртәбәле бәйгесендә 22 команда катнашты, келәмнәрдә 346 көрәшче бил алышты.
Командалар арасында беренче урынны Яӊгул егетләре яулады, икенче урында бистәнеӊ «Балтач» командасы, өченчедә исә арборлылар булды. Һәр җиӊүче командага район башлыгы Мактау хатлары тапшырды, ә беренче команда махсус әзерләнгән төп приз –тәкәгә хуҗа булды.
Фоторепортаж: http://baltaci.ru/news/sport/rayon-bashlygy-ramil-notfullin-prizyna-tkn-krsh-yaryshlarynnan-fotoreportazh-2kn