ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

30 август,  Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Балтач авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Балтач ял паркында”  «Алтын көз-2017» бәйгесе  уздырылды. Оештырылган күргәзмәгә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр куелды,  күргәзмәне райондашлар  иҗат иткән композицияләр, матур матур чәчәк бәйләмнәре  бизәде. Бәйгегә район авылларыннан 51 кеше катнашты.

                                    Бәйге нәтиҗәләре:

Чәчәк бәйләме:

 

l- урын: “Чәчәкләр патшасы”.  Габделхакова Ралия. Арбор авылы

 

ll- урын:  “ Радуга цветов”.  Газимова Зөлфирә. Түнтәр авылы

 

                  “Көзге шатлык”. Гильметдинова Гөлнур. Бөрбаш авылы

 

lll- урын:  “Чәчәкләрдә тормыш яме”. Габдуллина Лидия. Борнак авылы

 

                   “Букет цветов” Волокжанина Земфира”. Әтнә авылы

 

 

Композиция:

 

l- урын: “Авылымның төн  сакчысы. Дәминова Илсинә. Нөнәгәр авылы.

 

ll- урын: Течет ручей, бежит ручей”. Габидуллина Светлана. Кече Лызи авылы.

 

               “Серле алан”. Хөсаинова Инзилә. Бөрбаш авылы.

 

lll-урын: С любовью”. Данилова Алена. Карак Серма авылы.

               “Шук күркә”. Муллагалиева Гөлнара. Сосна авылы.

 

Табигать могҗизасы:

 

  1. “Әбием чабаталары”. Ризванова Ләйсән. Яңгул авылы
  2. “Озорная семейка”. Камалетдинов Кәрим. Кенәбаш авылы.
  3. “Коляска для малышей”. Ахмадиева Гөлназ. Көшкәтбаш авылы.
  4. “Чайный сервиз”. Матвеева Валентина. Ярак Чурма.
  5. “Бабочки в летнем саду”. Анисимова Алена. Урта Көшкәт.
  6. “Алып батыр агачы”. Галиева Айсылу. Шеңшеңәр авылы.

 

Гигант яшелчәләр:

 

  1. “Гигант - Смайлик кабак”. Закирова Рәзилә. Сәрдек авылы.
  2. “Тәрбияләү килеште, ярыша-ярыша үстек без”. Шигабутдинова Гөлшан. Кили авылы.
  3. “Җиләкле җәй”. Хадиева Әнисә. Арбор авылы.
  4. “Көзге матурлык”. Фәсхетдинова Люция. Көек авылы.
  5. “Көзге матурлык бәйләме”. Хасанова Гүзәлия. Арбаш авылы.

   Карадуган авылында яшәүче Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазановага 30 август көнне 90 яшь тулды. 


25
август, 2017 ел
җомга

   «Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 24 нче августында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр  Кукмараның “Туган як” музеенда булдылар.

 

Балтач район Советы аппаратына мәгълүмати технологияләр буенча баш белгеч кирәк. Эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган  югары белем булу зарур. Белешмәләр өчен телефон 2-40-71.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

22 август көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты яшьүсмерләр белән "Россия флагы тарихы буйлап" дигән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында Россия флагының тарихы турында сөйләнелде. Әңгәмәдән соң яшьүсмерләр өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

22 август көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Балтач” ял паркында ял итүчеләргә, төзүчеләр микрорайоны спорт мәйданчыгында  Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан “Российский флаг-символ доблести и славы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, буклетлар таратылды. Балалар тозлы камырдан Россия флагы ясадылар.


22
август, 2017 ел
сишәмбе

   Гадәттәгечә елда физкультурачылар көне уңаеннан "Фикердәш" клубында йөруче мөмкинлекләре чикле спортчыларыбыз өчен шашка ярышлары уза. Елдан ел шашка уйнап остарган спортчыларга, очрашкан саен уз тәжрибәләрен югары курсәтә белуләренәдә сокланып карарлык. Быел тагында узенчәлекле матур утте бу ярыш. 

Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.19 август көнне  Борнак авыл  китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Рәсәй флагы – дәүләтләр маягы”исемле чара яшьләргә һәм укучыларга үткәрелде. “Рәсәй  флагы –горурлык” исемле күргәзмә  ясап куелды. Бу күргәзмәдә Россиянең дәүләт символлары турында китаплары урын алды.Укучыларга һәм яшьләргә бу чара тәрбия үрнәге булды.


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елда Нонэгэр авыл жирлеге  территориясендэ жыйналган узара салым акчасына авыл урамнарын ремонтлау каралган иде. Август аенда районнын «Агросервис» оешмасы кыска срокларда Чутай хэм Нонэгэр авылы урамнарын ремонтлап, вак таш жэйде.


18
август, 2017 ел
җомга

Нөнәгәр авылында  яшәүче Әшрәпова Галия Әшрәп кызына 18 август көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International