16 гыйнвар көнне балаларның яраткан шагыйрьләре, А. Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хакимҗан ага Халиковның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 1 А сыйныфында белем алучы балалар өчен (җитәкчеләре Шарапова Г.М., Газимова Р.) әдипнең юбилее уңаеннан “Балалар дөньясын яңгыратып” дип аталган әдәби кичә узды. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз әдипнең тормышы һәм иҗат юлы, китапханәдә булган китаплары белән танышкач, аның иҗаты буенча төзелгән уеннарда катнашып, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.
Иртәгә – 26 гыйнвар көнне Балтачта “Дулкын” бассейнын рәсми төстә ачу һәм кулланылышка тапшыру тантанасы була. Әлеге зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз Минвазыйх улы Миңгулов, «КазаньСтройКонсорциум» төзелеш оешмасы директоры Дамир Фәрит улы Сафин катнашуы көтелә.
30 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул иту бүлмәсендә – (Балтач мәдәният үзәге, 1 этаж) җәмәгатьчелекне кабул итә.
Кабул итү сәгать 11.00 дә башлана. Алдан язылу, белешмәләр өчен телефон: 2-52-38.
24 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә Балтач районы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе тарафыннан оештырылган уку-семинар булды. Әлеге уку-семинар агымдагы елның 18 мартында узачачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек уңаеннан оештырылды. Укуларны район Советы аппараты җитәкчесе Ирек Сабиров алып барды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе вәкилләре - Сквордяков Олег Васильевич һәм Каменькова Валентина Николаевна чыгыш ясап, сайлауларга әзерлекнең һәр этабы белән таныштырдылар.
24 гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә француз язучысы Ш. Перроның тууына 390 еллыкка багышланган “В гости к сказкам Шарлль Перро» дип аталган әдәби кичә узды. Кичә барышында Балтач гимназиясенең 2А сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Хакимова Г.К., Закирова А.К.) яраткан әдипләренең тормышы һәм иҗаты белән танышканнан соң, аның әсәрләре буенча төзелгән “Угадайка”, “Викторина”, “Бюро находок”, “Наборщик», «Перевертыши» дигән станцияләрдән торган уенда көч сынаштылар һәм өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.
“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның 15 гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.
Район хуҗалыкларында исәптә 5335 берәмлек тырма, 225 берәмлек чәчкеч, 291 берәмлек культиватор, 281 берәмлек каток һәм башка төр агрегатлар бар. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә район буенча тырма - 91 %; чәчкечләр - 61 %; культиваторлар - 84% һәм 51% катоклар ремонтланды, куелган график буенча ремонт эшләрен алып баралар. Районның хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны агымдагы елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын - 10 майга кадәр, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле, ә чөгендер һәм бәрәңге алу машиналарын 1 августка кадәр әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.
8-17 гыйнвар аралыгында математика, физика, инглиз теле, химия фәннәре буенча авыл районнары арасында “Путь к Олимпу” Республика олимпиадасы булып узды. Бу төр олимпиадада районнан барлыгы 21 укучы катнашты, 7 призлы урын яуладылар.
22 гыйнвар көнне районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предриятиеләре җитәкчеләре һәм баш инженерлары «Сорнай» хуҗалыгы базасында урнашкан машина-трактор паркына семинар-киңәшмәгә җыелды. Әлеге семинар 2017 елда “Сорнай” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналары ремонтына нәтиҗә ясау һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин чыгыш ясап, техникаларның торышына бәя бирде, запас частьлар белән тәэмин ителеш һәм ремонтка тотылган чыгымнар һәм хуҗалык кассасы файдасына булган экономиягә хакында җитди мисаллар китерде.
19 гыйнвар көнне Район хәрби комиссар Васил Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов былтыр көзге чакырылышта китеп, бүгенге көндә Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә хезмәт итүче 24 райондашыбыз белән күрешеп, аларның хәлләрен белеп кайтты.