“Балалар дөньясын яңгыратып”

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнвар көнне балаларның яраткан шагыйрьләре, А. Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хакимҗан ага Халиковның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 1 А сыйныфында белем алучы балалар өчен (җитәкчеләре Шарапова Г.М., Газимова Р.) әдипнең юбилее уңаеннан “Балалар дөньясын яңгыратып” дип аталган әдәби кичә узды. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз әдипнең тормышы һәм иҗат юлы, китапханәдә булган китаплары белән танышкач, аның иҗаты буенча төзелгән уеннарда катнашып, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International