ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

30 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә  “Ак калфак” Бөтендөнья   татар хатын-кызлары  иҗтимагый оешмасының Балтач районындагы  бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә  Фәсхиевна Камалова  җитәкчелегендә   авыл җирлекләрендә оешкан  “Ак калфак” оешмаларының  җитәкчеләре катнашында  киңәшмә булды. Киңәшмә “Авылыбызның бай тарихлы кәсепчеләре” дигән темага багышланган иде.  Агымдагы ел дәверендә  “Ак калфак” составына керүчеләргә  һәр авыл җирлегендә һәм шул  җирлеккә  кергән авыллардагы  кәсепчеләрне,  һөнәрчеләрне, эш һәм уен коралларын  барлау  бурычы куелды.  Авылларыбызның  тормыш-көнкүрешен һәм халкының яшәешен чагылдыру максатыннан  элек һәм хәзер нәрсә белән шөгыльләнүләрен  өйрәнү,  аларны саклап калуга өлеш кертү  һәм тапкан мәгълүматларны музейлар эшчәнлеге белән бәйләү – “Ак калфак”  җитәкчеләренең төп бурычы булачак.  

30нчы гыйнварда Смәел авыл китапханәсе ,"Куркынычсыз интернет " атналыгы кысаларында ,балалар өчен "Интернетсыз бер кич" дип исемләнгән чара уздырды.Балаларга интернет челтәреннән дөрес ,файдалы , куркынычсыз куллана белү кагыйдәләре хакында әңгәмә үткәрелгәннән сон чара китап уку, кызыклы уенннар белән дәвам итте.

Әминә апа Мөхәммәтҗанова Шубан авылының ,,Зыялы бала” түгәрәгенә йөрүче балаларын ,,Авылымның истәлекле урыннары” экскурсиясе белән авылның истәлекле урыннарында булдылар һәм экскурсияләренең соңгы тукталышы итеп Шубан китапханәсендә урнашкан кече музейга тукталдылар. Балаларыбыз борынгы чорлардагы экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Кече музейда булган һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.

2018 ел Россиядә театр елы, Татарстанда Л.Н.Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә китап укучылар өчен эчтәлекле күргәзмәләр оештырылды.

Чепья балалар китапханәсендә   Ш.Перроның 390 еллыгына карата "Сказочник на века!"  исеме астында  әкиятченең китапларына күзәтү үткәрелде.  Китапханәче   тарафыннан "Волшебница"   әкияте кычкырып укылды. Балалар исә язучының  күпләргә билгеле әкиятләренең  геройлары хакында  әңгәмә  кордылар. 


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Балтачта "Төнге чаңгы юллары" чарасы дәвам итә 

Балтачта чаңгы спортына караш кимеми. Киресенчә, соңгы елларда районыбыз халкы арасында популярлашып киткән "Төнге чаңгы юллары" чарасы чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды гына. Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә. 

"Төнге чаңгы юллары" быел да уңышлы гына үз эшен дәвам итә. Иртәгә, ягъни 31 гыйнвар көнне райондашларыбызны "Сабантуй" ял һәм спорт паркына яктыртылган чаңгы трассасына чакырып калабыз.

Шулай ук киләсе айда да һәр атнаның чәршәмбе көнендә 7, 14, 21, 28нче февраль көннәрендә чаңгы шуу ярышлары булачак, дип хәбәр итә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге. 

Ярышка теркәлү вакыты –  сәгать 18.00дән - 18.25 минутка кадәр. 
Ярышка старт – 18 сәгать 30 минутта биреләчәк. 

Ярышларда 18 яшькә кадәрге яшьләр; 
- 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-егетләр; 
- 40 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. 

Барлык катнашучылар да шәхси беренчелек өчен 1 чакрым ераклыктагы дистанциядә көч сынашачак. 

Җиңүчеләр Грамоталарга һәм истәлек бүләкләренә ия булачак.


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген - 29 гыйнвар көнне район пенсия фонды идарәсендә  исәп-хисап  җыелышы узды.


 

Район социаль яклау бүлеге 2017 елга гомуми нәтиҗәләр ясап, 2018 елга максат-бурычлар билгеләде.  Бүлек  җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина узган елда башкарылган эшчәнлек һәм яңалыклар белән таныштырды. Республика районнары арасында ясалган рейтинг буенча Балтачның елдагыча  беренче өчлектә булуын ассызыклады. “Бу зур хезмәт күрсәткече – коллективның тырышлыгы  нәтиҗәсендә ирешкән уңышлар. Без районда халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче хезмәт коллективларының берсе булып торабыз.  Ел башыннан Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, түләүләр, компенсация һәм субсидияләр билгеләү өлкәсендә яңалыклар булды. Без елны “Ачык ишекләр көне”  белән башлап җибәрдек. Һәм бу  уңышлы гына  килеп чыкты, дигән нәтиҗәгә килдек.  

Көн тәртибендә:

  • авыл җирлеге башлыгының 2017 ел өчен отчеты;
  • 2017 елга бюджет үтәлеше.

28
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында   мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең  200 еллыгы уңаеннан  “Мәрҗаниле халыктан вә токымнан без...” исемендәге  китап күргәзмәсе эшли. Биредә  күпкырлы шәхесебезнең иҗаты һәм тормыш юлын чагылдырган хезмәтләр, газета-журнал мәкаләләре белән танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International