Балтач бистәсенең "Факел" яшүсмерләр клубында "Форпост" үзәгенә йөрүче укучы балалар актив рәвештә спорт күнекмәләре белән шөгыльләнәләр. Менә шундый чараның чираттагысы 1 февраль көнне булды. 20ләп бала төрле хәрәкәтләр, күнекмәләр белән үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар. Яшүсемрләре арасындагы мондый төр чаралар патриотик тәрбия бирү, ихтыяр көче һәм спортка карата мәхәббәт тәрбияләү, үзара дустанә мөнәсәбәт урнаштыру максатларыннан уздырыла.
Х.Халиковның 85 еллыгына карата Чепья балалар китапханәсендә "Иң шатлыклы көн" исеме астында шагыйрьнең китапханәдәге китапларына күзәтү ясады. Урта мәктәпнең 2сыйныф укучылары кайбер шигырьләрне кычкырып укыдылар, әдәби геройларның уңай-тискәре яклары турында фикер алыштылар.
28 гыйнварда Байлар Сабасында TIMERMAN дип исемләнгән чаңгы ярышы булып узды. Биредә Татарстанның билгеле җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты. Алар арасында журналистлар, артистлар да бар иде. Әлеге ярышта Балтач урта мәктәбе укучысы, өметле чаңгычы кыз Гөлшан Сөләйманова хатын-кызлар арасында биш чакрым араны үтеп өченче булып килде. Гөлшанны ихластан котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.
1 февраль көнне район Советының утырышлар залында Өченче чакырылыш «Балтач шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге Советының унбишенче утырышы булды. Утырышны Балтач шәһәр җирлеге Советы башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәткәне өчен Теләче район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Айдар Фоат улы Хәйретдинов Теләче муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Бүләкне иясенә “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тапшырды.
Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзер. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Ә чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди куркыныч янаганын күз алдына да китермибез.1 Февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән"Куркынычсыз интернет серләре" исемле әңгәмә үтте.Балалар белән интернетның уңай һәм тискәре якларын,куркыныч хәлләрдән ничек котылып булганын ачыкладык.
1 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе гимназиянең 3 Б сыйныф укучылары катнашында “Вместе с книгой мы растём” дип аталган библиографик дәрес үткәрде. Дәрес барышында китапханәче укучыларны уку залында булган белешмә-библиографик аппарат белән таныштырды, энциклопедияләр, белешмәләр, сүзлекләр белән эшләргә өйрәтте. Дәрес ахыры балалар өчен булган хикәя, әкият җыентыкларына кергән әсәрләр буенча уен -викторина сорауларына җавап биреп тәмамланды.
1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак. Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен гаризаларны бүген биреп бетерергә тиеш.
Китапханәче нинди дә булса чара үткәргәнче, үзалдына башта максат куя:тәрбиявиме, белем бирүме һ.б. Нәни дусларым белән оештырган чараларыбызның күбесенең башы тәрбияви юлга баса, чөнки бала һәрнәрсәдән үзенә шәхес булып формалашканда тәрбияви азык та алырга тиеш. Көек авылы китапханәсендәге чираттагы чарабыз "Кызыл китап ни сөйли?" дип аталды. Балалар бик теләп китапның ни өчен кызыл төстән булуына да җавап таптылар, алай гына да түгел, ни өчен сирәк кенә җәнлекләр, үсемлекләрнең бирегә кертелүен дә бик кызыксынып тыңладылар."Мин һәм кызыл китап" дип аталган кулдан эшләнгән бу кулланма әсбапны да бик җентекләп өйрәнделәр. Уен формасында барган чарабыз күңелле үтте. Биредә төрле яшьтәге балалар катнашты.
Агымдагы елның 31 нче гыйнварында “Наз” бүлекчәсендә Балтач муниципаль районының эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Зәйнуллин Зиннур Зиннәт улы белән очрашу булды.