31 январь көнне Казан шәһәрендә мәктәп китапханәчеләре өчен республика семинары булып үтте. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы Балтач гимназиясеннән Ибраһимова Асия Гыйльфановна ,Норма мәктәбеннән Шакирова Гөлшат Мөбәрәкҗановна,Шеңшеңәр мәктәбеннән Галиева Гөлнара Зиннатулловна семинарда катнашып, тэҗрибэ уртаклашып кайттылар. Бу көннәрдә мәктәп китапханәләрендә "урак" өсте, китапханәчеләр киләсе уку елына дәреслекләрне барлый, яңаларына заказ эшли.
8 февраль көнне Балтачта район мәдәният үзәгендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узачак. Әлеге мәртәбәле чарада Балтачыбыз данын яклап көч сынашучы райондашларга 10 районның – Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык-бистәсе районнары конкурсантлары белән үз номинацияләре буенча көч сынашырга туры киләчәк.
Чепья авылында яшәүче Чайникова Зоя Семеновнага 4 февраль көнне 90 яшь тулды.
Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан уку залында, тернәкләнү узучы укучыларыбыз белән “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясендә катнаштылар. "Тропой разведчика" исемле китап күргәзмәсе аркылы партизаннар, разведчикларга багышланган китаплар тәкъдим ителде. Повестьлардан, хикәяләрдән өзекләр укылды.
Балтач районыныӊ почта бүлеге соӊгы берничә ел республикада иӊ алдынгылардан санала. Районнар арасында күрсәткечләрне чагыштырып караганда аерманыӊ хәйран зур икәне күренә. Менә узып киткән елда да җиткерелгән йөкләмә 115 процентка үтәлгән. Бу үсешнеӊ ел саен шундый адымнар белән баруын искә алсак, дөрестән дә район почтальоннары, аныӊ башка хезмәткәрләрнеӊ эше мактауга лаек. Соӊгы вакытларда посылка белән әйберләр алдыру, салу эше дә нык җанланган. Почта бүлеге хезмәткәрләренеӊ даими рәвештә Россия, Республика һәм район күләмендә Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары алулары моны дәлилли.
3 февраль көнне Яңгул мәдәният йортында "Яңа тормыш" хуҗалыгында исәп-хисап җыелышы булды. Хисапларныӊ тәнкыйть күзлегеннән ясалганын, файдаланмаган һәм кулдан җибәрелгән мөмкинчелекләрне киӊ яктыртылуын әйтеп узарга кирәк. Ә шулай да, алга максат куйганда, үрләрнеӊ нигәдер артык зур булмаганын билгеләүләрен күзгә ташланды. Бу турыда җыелышта катнашкан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да басым ясап әйтеп китте.
2 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары белән ”Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах” исемле акция уздырылды. Акциядә 6 укучы катнашты.”Салют, пионерия!” дигән китап күргәзмәсе төзелде.Укучыларга Печерская А.Н. “Дети-герои Великой Отечественной войны”, Космодемьянская Л.Т.”Повесть о Зое и Шуре” исемле китаплар укылды
Арбор авыл китапханәсе 2 февраль көнне “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Бу акциягә " Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 3 -4 сыйныфы укучылары катнашты. Укучыларга“Дети – герои" дип исемләнгән китаптан герой пеонерлар Леня Голиков,Марат Казейга багышланган хикәяләр кычкырып укылды, соңыннан балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәче 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы , халкыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыгы турында балалар белән әңгәмә үткәрде.
Бүген - 2 февраль көнне район башкарма комитеты җитәкчелеге Екатеринбургта Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында районыбыз данын яклап, зур җиңүләр яулап кайткан көчле беләкле егет-кызларын каршы алды.
2 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Сильные духом” акциясе кысаларында батырлык дәресе булып узды. Дәрескә 2Б һәм 3В сыйныфы укучылары (укытучылары Галиева Н.М һәм Шарипова Л.Р җитәкчелегендә) килде. Укучыларыбыз кичә башында китапханәбез фондында булган герой-пионерларга, партизаннарга, разведчикларга багышланган китаплар белән таныштылар, шигырьләр, хикәяләр укыдылар.Батырлык дәресе “Легенда о старом маяке” исемле мультфильм карау белән тәмамланды.