Бүген - 2 февраль көнне район башкарма комитеты җитәкчелеге Екатеринбургта Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында районыбыз данын яклап, зур җиңүләр яулап кайткан көчле беләкле егет-кызларын каршы алды.
Яңгулдан Рамил Сабиров (70кг) сул һәм уң кулы белән көрәштереп икесендә дә өченче, шулай ук гомуми исәптә өченче призлы урынга лаек булды.
Чепьядан Эльвина Иванова 40 килограмм үлчәү авырлыгында сул кулы белән – өченче, уң кулы белән – беренче һәм гомуми исәптә икенче урын яулады.
Субаштан Энҗе Гайнетдинова 40 килограмм үлчәү авырлыгында 4 урын.
Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова шушы ук үлчәү авырлыгында сул кулы белән – беренче, уң кулы белән – икенче, гомуми исәптә беренче булды.
Шулай ук Яңгул кызы Диләрә Мортазина (50 кг) сул кулы белән – җиденче, уң кулы белән икенче, гомуми исәптә дүртенче урын яулады.
Салавычтан Айгөл Вәлиева (45 кг) исә сул кулы белән – беренче, уң кулы белән дүртенче урын, ә гомуми исәптә беренчелекне яулады. Айгөл шулай ук спорт мастерлыгына кандидат нормативларын да үтәде. Димәк, бу районыбызда тагын бер спорт мастеры артты дигән сүз.
Тренерлар: Гайнетдинов Фагыйль, Сафиуллин Ранил, Сафиуллин Рамил.
Районыбыз яшьләренә һәм тренерларга рәхмәт белдерәбез, зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!