Арбор авыл китапханәсе 2 февраль көнне“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Бу акциягә " Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 3 -4 сыйныфы укучылары катнашты. Укучыларга“Дети – герои" дип исемләнгән китаптан, герой пеонерлар Леня Голиков,Марат Казейга багышланган хикәяләр кычкырып укылды, соңыннан балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәче 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы , халкыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыгы турында балалар белән әңгәмә үткәрде.