6 февраль көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында “Хезмәттә дә бәхет табыла” дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Кичәдә Казан шәһәренең уку йортлары студентлары, “Арча агросәнәгать һөнәри көллияте”нең 2 филиалы укытучысы Әхәтов Нияз Фәрит улы, Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Киләчәктә нинди һөнәр сайларга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Укучылар үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар, киңәшләр ишеттеләр. Кичәнең икенче өлешендә башваткыч уены да килгән кунаклар, укучылар күңеленә хуш килде.
“Созвездие-Йолдызлык” телевизион конкурс-фестивальнең бер зона туры 20 һәм 21 март көннәрендә безнең районда да узачак. Балтачыбыз йолдызчыклары Арча, Әтнә, Биектау, Теләче, Саба, Кукмара районнарыннан килгән егет-кызлар белән көч сынашачак.
Эшмәкәрләр бертуган Эльвира һәм Эльнар Тимергалиевлар Азнакай якларыннан килеп, Балтачыбызда күп юнәлешле җитештерү булдырмакчылар, бу инде 30-40 кешегә хезмәт урыннары дигән сүз. Район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге җитештерү цехлары белән танышканда аларныӊ эшчәнлегенә югары бәя бирде, башлангычларыныӊ уӊ булуларын теләде һәм төрле программалар аша ничек тә ярдәм итү турында фикерләрен белдерде.
Районда мәктәп укучылары өчен 10 февраль чаңгы көне булачак, чөнки бу көнне һәр мәктәп коллективы традиция буенча «Татарстан чаңгы юллары - 2018» массакүләм чаңгы ярышларына кушылачак. Һәм шулай ук бу көндә “Сабантуй” ял паркында Рәлиф Әскаров призына чаңгы ярышлары да үткәреләчәк.
10 февраль көнне “Сабантуй” ял паркында иртәнге сәгать 10.00да районыбызның күренекле спорт остасы, чаңгы буенча СССРның спорт остасы Рәлиф Әскаров призына үткәреләчәк чаңгы ярышларына чакырып калабыз.
Чепья балалар китапханәсе бөтен Рәсәй "Сильные духом" акциясенә кушылып, "Әкият" балалар бакчасында балаларны нәни партизаннар һәм разведчиклар турындагы китаплар белән таныштырды. "Дети-герои" китабыннан Зина Портнова турындагы хикәя кычкырып укылды. Балалар үзчиратында "Браво солдатушки" җырын күмәк башкардылар. Китапханәче балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
31 январь көнне Казан шәһәрендә мәктәп китапханәчеләре өчен республика семинары булып үтте. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы Балтач гимназиясеннән Ибраһимова Асия Гыйльфановна, Норма мәктәбеннән Шакирова Гөлшат Мөбәрәкҗановна, Шеңшеңәр мәктәбеннән Галиева Гөлнара Зиннатулловна семинарда катнашып, тэҗрибэ уртаклашып кайттылар. Бу көннәрдә мәктәп китапханәләрендә "урак" өсте, китапханәчеләр киләсе уку елына дәреслекләрне барлый, яңаларына заказ әзерли.
3нче февраль көнне Смэел китапханәсендә “Сильные духом” акциясе кысаларында батырлык дәресе булып узды. Укучылар китапханә фондында булган герой-пионерларга, партизаннарга, разведчикларга багышланган китаплар белән «Храбрость,стойкость,мужество- в книгах» кургэзмэсе аша таныштылар Дәрес барышында партизаннар хакында документаль фильм , Н.Надеждинанын «Партизанка Лара» китабына буктрейлер карадылар
Түбән Кенә авылында яшәүче Гарифуллина Сәхипҗамал Закир кызына 5 февраль көнне 90 яшь тулды.
Традиция буенча быел да «Татарстан чаңгы юллары - 2018» массакүләм чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Ул 11 февраль, якшәмбе көнне "Сабантуй" паркын янындагы чаңгы трассасында булаю