Үзәк китапханәдә "Хезмәттә дә бәхет табыла" дигән очрашу үтте

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

6 февраль көнне Балтач үзәк зурлар  китапханәсенең уку залында  “Хезмәттә дә бәхет табыла” дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Кичәдә Казан шәһәренең  уку йортлары  студентлары, “Арча агросәнәгать һөнәри  көллияте”нең 2 филиалы укытучысы Әхәтов Нияз Фәрит улы,  Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Киләчәктә нинди һөнәр сайларга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Укучылар үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар, киңәшләр ишеттеләр. Кичәнең икенче өлешендә башваткыч уены да килгән кунаклар, укучылар  күңеленә хуш килде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International