Брифингта “Созвездие-Йолдызлык” фестивале хакында сөйләштеләр

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген – 6 февральдә Татарстан Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә багышланган брифинг узды. Утырышта конкурсның жюри рәисе, Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале быел 18нче мәртәбә үткәрелә. Аны Татартснанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлап җибәргән иде. Хәзер бу фестиваль Рөстәм Миңнеханов югарылыгында үткәрелә.

“Быел безнең өчен бигрәк тә үзенчәлекле ел. Чөнки 2018 елда фестиваль миллионынчы катнашучысы белән истә калачак. Шушы еллар дәверендә фестиваль Муса Җәлил премиясенә лаек булды, балалар сәләтен үстерү буенча Россиянең иң яхшы проекты дип табылды”, диде фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. 

“Йолдызлык” фестивале – Татарстаныбызның горурлыгы. Президент Владимир Путин да яшь талантларга төрле өлкәдә зур игътибар бирә. Ә Татарстан Республикасы бу эш белән 18 ел шөгыльләнә. Татарстан 15-20 елга алда бара. Чынлап та, балаларны үстерү - киләчәккә нигез салу ул. Һәрберсе артист булырга тиеш тә түгел. Ләкин алар эш аша үзен камилләштерергә, үстерергә, тормышта җиңүче, лидер булырга өйрәнә. Жюрида эшләү җиңел түгел. Бер миллион катнашучы булгач, эшләвебез юкка түгел”, - диде Зилә Сөнгатуллина.

Аның әйтүенчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашып, консерватория, ГИТИС тәмамлаган балалар хәзер үзләре дә талантлар тәрбияли башлаган. “Соңгы вакытта эстрада сәнгатенә зур әһәмият бирәләр. Минемчә, “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга да үрнәк. Алар беркайчан да фонограммага җырламый. Һәр бала иләктән үткәргән кебек: районда, Казанда һәркайсын өчәр тапкыр тыңлыйбыз”, - дип белдерде конкурсның жюри рәисе.

“Жюрига иң яхшылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел түгелдер. Фестивальдә җиңмәдек, дип борчыласы юк. Биредә катнашу – үзе зур җиңү. Балалар белән эшләү җиңел түгел, шуңа да без аларга иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу дигән максат куябыз. Барлык катнашкан балалалар да махсус бүләкләр ала”, - дип сөйләде Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

“Йолдызлык” фестиваленә тиңнәр юк, ул - безнең байлыгыбыз. Миллиончы катнашучы булу - балалар, әти-әниләр, педагоглар, хакимият башлыклары хезмәте. Балаларның сәләтләрен күрсәтер өчен республикада бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл белән шәһәр баласын аерырга мөмкин түгел. Кайбер очракларда авыл балалары шәһәр балаларына караганда да яхшырак чыгыш ясый. Бу, әлбәттә, сөендерә. Педагоглар район-авылларга барып мастер-класслар үткәрә. Бу фестивальнең дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә”, - диде Нурия Хашимова.

Быел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашырга теләк белдереп, 60-65 мең бала теркәлгән. Сайлап алу турлары 25 февральдә Азнакай шәһәрендә башланыр дип планлаштырыла. Конкурс “Вокал-соло”, “Вокал ансамбле”, “Хореография”, “Конферанс”, “Видеоклип” һәм башка номинацияләрдә үткәрелә. Гала-концерт 20 апрельдә “Пирамида” концертлар залында узачак.

“Созвездие-Йолдызлык”   телевизион конкурс-фестивальнең бер зона туры 20 һәм 21 март көннәрендә безнең районда да узачак. Балтачыбыз йолдызчыклары Арча, Әтнә, Биектау, Теләче, Саба, Кукмара районнарыннан килгән егет-кызлар белән көч сынашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International