Район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышуын дәвам итә

2018 елның 6 феврале, сишәмбе
Район башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз җирлегендә үзләренең эшкуарлык эшен башлаган шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышуын дәвам итә. Аның чираттагысы шушы көннәрдә Балтач бистәсендә Тимергалиевларның җитештерү цехында булды.  Элекеге Балтач мех эшкәртү фабрикасыныӊ иске гараж мәйданы яныннан узганда күпләр биналарныӊ ишелеп, яраксыз хәлгә килүенә борчылалар иде. Менә, ниһаять бу биналарга да чын хуҗа табылды.

Эшмәкәрләр бертуган Эльвира һәм Эльнар Тимергалиевлар Азнакай якларыннан килеп, Балтачыбызда күп юнәлешле җитештерү булдырмакчылар, бу инде 30-40 кешегә хезмәт урыннары дигән сүз. Район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге  җитештерү цехлары белән танышканда аларныӊ эшчәнлегенә югары бәя бирде, башлангычларыныӊ уӊ булуларын теләде һәм төрле программалар аша ничек тә ярдәм итү турында фикерләрен белдерде. 

Тмергалиевлар җитәкчелегендәге әлеге цехларда тимердән төрле конструкцияләр, чардуганнар, капка-койма бизәкләре, пластик тәрәзәләр  җитештерелә.  Алга таба бу эшчәнлекне тагын да ныгытып,  камилләшү өстендә эшлиләр. 

Чыганак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/baltachta-iteshter-artachak

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International