СССРның спорт остасы Рәлиф Әскаров призына чаңгы ярышлары була

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Районда мәктәп укучылары өчен 10 февраль чаңгы көне булачак, чөнки бу көнне һәр мәктәп коллективы традиция буенча «Татарстан чаңгы юллары - 2018»  массакүләм чаңгы ярышларына кушылачак. Һәм шулай ук бу көндә “Сабантуй” ял паркында Рәлиф Әскаров призына чаңгы ярышлары да үткәреләчәк.

10 февраль көнне “Сабантуй” ял паркында иртәнге сәгать 10.00да районыбызның күренекле спорт остасы,  чаңгы буенча СССРның спорт остасы Рәлиф Әскаров призына үткәреләчәк  чаңгы ярышларына  чакырып калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International