Балтачта «Татарстан чаңгы юллары - 2018»  массакүләм чаңгы ярышлары  үткәреләчәк

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Традиция буенча быел да «Татарстан чаңгы юллары - 2018»  массакүләм чаңгы ярышлары  үткәреләчәк. Ул 11 февраль, якшәмбе көнне  "Сабантуй" паркын янындагы  чаңгы трассасында булачак.

Ярышта катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтән  9.45 минутка кадәр. Ә стартлар 10.00 сәгатьтә биреләчәк.

1 стартт җитәкчеләр өчен дистанция 2018 метр - ир-егетләр - 35 яшькә кадәрге, 45 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр; хатын-кызлар 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр;

Икенче старт- хатын-кызлар - 2 чакрым, Ир-егетләр - 3 чакрым. Алар 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән югары булганнарга бүленә. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International