Гарифуллина Сәхипҗамал Закир кызына 5 февраль көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

   Түбән Кенә авылында яшәүче Гарифуллина Сәхипҗамал Закир кызына 5 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International