Салым органнары белән 1-нче гыйнвардан 3–нче майга кадәр Декларация кампаниясе үткәрелә. Аерым категория гражданнары салымны мөстәкыйль рәвештә исәпләргә һәм салым органына физик затлар кеременә салым буенча бирергә тиеш (формасы 3-НДФЛ).
Керемнәр турында декларация тапышырырга тиешле гражданнар категорияләре исемлеге РФ Салым Кодексының 228 маддәсендә, шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында http://www.nalog.ru “Керемнәр” бүлегендә китерелгән. Сайтта салым түләүчеләргә мәгълүмат алырга, декларация тутыру һәм тапшыру тәртибе белән танышырга мөмкин.
3 февраль көнне Кенәбаш авыл китапханәсе башлангыч сыйныфлар өчен “Сильные духом” Республика акциясе уздырды. Әлеге акциядә совет разведчиклары һәм партизаннарының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында сөйләнде. Акция балаларны Бөек Ватан сугышы турында язылган китапларга ихтибарны күбрәк юнәлтү, икенче бөтендөнья сугышында батырлыклар күрсәткән геройларыбыз турында күбрәк белү максатыннан үткәрелде.
Кенәбаш авыл китапханәсендә 2018 ел- Татарстанда Л.Н.Толстой елы уңаеннан “Толстойны укыйбыз” Республика акциясе үтте. Китапханәдә Л.Н. Толстойның балалар өчен язылган хикәяләрен укыдык.
Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе хәбәр физик затлар мөлкәтенә салым салуга кагылышлы документларны 2018 елдан теләсә кайсы салым органында тапшырып булачак.
7 февральдә “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Җыелышта хуҗалык белгечләре чыгыш ясады, һәрберсе дә 2017 елда эшләнгән эшчәнлекләргә бәя биреп, 2018 елга куелган максат-бурычлар белән таныштырдылар.
7 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Наши истоки. Читаем фольклор»БөтенроссияАкциясе кысаларында Балтач гимназиясенең 1В сыйныфы (җитәкчеләре Халикова Г.И., Нигъматзянова А.Г.) балалары өчен Туган телебезгә багышлап “ И, телем, гасыр кичкән гөлем” исемле тематик кичә узды. Кичә барышында балалар туган телебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар, китапханәбездә алар яшенә туры килгән, туган телебезнең нигез ташы булган фольклор-әкият, табышмак, мәкальләр китаплары буенча төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белемнәрен арттырып, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.
Шубан авыл китапханәсе 2 февраль көнне “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Бу акциядә 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар “Алар –тере тарих” исемле презентация белән таныштылар, Печерская А.Н. “Дети – герои Великой Отечественной войны" дип исемләнгән китабыннан герой пионер Лёня Голиков, Ф.Кәримнең “Разведчик язмалары” хикәяләре кычкырып укылды, соңыннан балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәдә “Батырларның даны мәңгелек “ китап күргәзмәсе ясап куелды.
Бүген - 7 февраль көнне Балтачта "Сабантуй" ял паркында "Төнге чаңгы юллары" ярышлары үтә. Әлеге чарада чаңгы шуарга яратучы һәркем катнаша ала.
Теркәлү вакыты: сәгать 6.00 да
Старт: 6. сәгать 30 минутта биреләчәк.
Хөрмәтле райондашлар, Сезне "Төнге чаңгы юллары"нда көтеп калабыз.
Балтач гимназиясе 20 ел элек очырган карлыгачларын кабат үзенә җыйды. Очрашуда мәктәпне 20, 15, 10 ел элек тәмамлаган сабакташлар һәм аларның укытучылары катнашты. Бәйрәмнең тантаналы өлешен иң беренче булып гимназиянең элеккеге укучысы, хәзерге көндә директор вазифасын башкаручы Ренат Камил улы Мөхәрләмов башлап җибәрде. Ул килгән барлык кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәмдә һәркем үзенең истәлекләре белән уртаклашып, хатирәләрен барлады. Гимназия коллективына карата җылы фикерләр һәм теләкләр яңгырады.
Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Казан шәһәрендә үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре кызларның татар телен яхшы белүен күрсәтте. Районыбыз укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашу хокукы алды.