Салым органнары белән 1-нче гыйнвардан 3–нче майга кадәр Декларация кампаниясе үткәрелә. Аерым категория гражданнары салымны мөстәкыйль рәвештә исәпләргә һәм салым органына физик затлар кеременә салым буенча бирергә тиеш (формасы 3-НДФЛ).
Керемнәр турында декларация тапышырырга тиешле гражданнар категорияләре исемлеге РФ Салым Кодексының 228 маддәсендә, шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында http://www.nalog.ru “Керемнәр” бүлегендә китерелгән. Сайтта салым түләүчеләргә мәгълүмат алырга, декларация тутыру һәм тапшыру тәртибе белән танышырга мөмкин.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен узачак ачык ишекләр көне:
23 мартта, 2018 ел сәгать 09.00 - 20.00
24 мартта, 2018 ел сәгать 10.00-15.00
23 апрелдә 2018 ел сәгать 09.00 - 20.00
24 апрелдә 2018 ел сәгать 09.00 - 20.00
Үз вазыйфаларын үтәү өчен мөмкинлекләр булдыру максатыннан, салым инспекциясе гражданнарны һәр көнне төшке ашка тәнәфессез кабул итә. Кабул итү вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 8:00 дән 17:00; һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8:00 дән 19:00; икенче һәм дүртенче шимбә, һәр ай - эш көннәрендә 8:00 13:00 кадәр.
Физик затларның салым түләүләре буенча консультацияләрне Бердәм Элемтә үзәге телефоны буенча 8-800-222-2- 222 алырга була.