Балтач кызлары татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашу хокукы алды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе
Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Казан шәһәрендә үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре кызларның татар телен яхшы белүен күрсәтте.

Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде. Балтач районы укучылары анда яхшы нәтиҗәләргә иреште, дип яза җирле басма.

Ике укучы призлы урын алды.  8-11 нче сыйныфларда белем алучы Мәхмүтова Гөлүзә, Галипова Илүзә (Норма мәктәбе), Хәйруллина Азалия (Сосна мәктәбе), Латыйпова Алсу (Бөрбаш мәктәбе), Михайлова Снежана (Куныр мәктәбе) татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашу хокукына ия булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International