Балтач гимназиясе 20 ел элек очырган карлыгачларын кабат үзенә җыйды. Очрашуда мәктәпне 20, 15, 10 ел элек тәмамлаган сабакташлар һәм аларның укытучылары катнашты. Бәйрәмнең тантаналы өлешен иң беренче булып гимназиянең элеккеге укучысы, хәзерге көндә директор вазифасын башкаручы Ренат Камил улы Мөхәрләмов башлап җибәрде. Ул килгән барлык кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәмдә һәркем үзенең истәлекләре белән уртаклашып, хатирәләрен барлады. Гимназия коллективына карата җылы фикерләр һәм теләкләр яңгырады.
Чыганак: https://edu.tatar.ru/baltasi/gimnazia/read-news/1660667